Гасырлар акылы хакимлегендә (0+)

27 май – Гомумроссия китапханәләр көне. Бу көнне 16 нчы санлы китапханәдә «Гасырлар акылы хакимлегендә» дигән ачык ишекләр көне оештырылды һәм укучылар өчен төрле чаралар уздырылды.  

фото
20220527_111205
IMG-20220527-WA0056
IMG-20220527-WA0033
20220527_121725
IMG-20220527-WA0052
20220527_123034
20220527_111139
20220527_110451
20220527_105757
20220527_104600
20220527_101232
20220527_101142

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Танышыгыз, китапханә!» экскурсиясе үткәрелде. Укучыларны Китап Патшабикәсе каршы алды һәм китапханә патшалыгы буенча озата барды. Әлеге сәяхәт барышында балалар китапханәләр тарихы, үз-үзеңне тоту, китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты, китапханәбездәге мөмкинлекләр турында белде һәм аның төрле бүлекләрендә булды. Нәни китап сөючеләр өчен әкиятләр һәм әкият геройлары турында викториналар уздырылды. Китапханә заллары буйлап сәяхәт кылып, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә язылырга, яхшы һәм пөхтә укучылар булырга теләк белдерде, шулай ук Китап Патшабикәсенә китап хәзинәсе патшалыгына кунакка ешрак килергә сүз бирделәр. 

Көн дәвамында кече яшьтәге балалар өчен китапханәдә «Галстук» үрү техникасы ярдәмендә китап кыстыргычлары ясау буенча «Тылсымлы карандашлар» мастер-классы үтте. Китап укыганда тукталып калган битне истә калдыру һәм билгеләп кую мөһим. Бу очракта безгә китап кыстыргычы ярдәм итәр. Бу аксессуарны булдыру өчен канцтоварлар кибетенә бару да кирәкми! Без укучыларыбызга үз куллары белән төсле кәгазьдән үрү техникасы белән үзенчәлекле китап кыстыргычы ясарга тәкъдим иттек. Мастер-класста катнашучыларның кәгазьдән ясалган эшләнмәләре матур килеп чыкты! Балаларга яраткан китаплары өчен шундый зәвыклы һәм кирәкле аксессуарны ясау бик ошады. 

Өлкәннәр абонементында бу көнне китапханәгә килүчеләр барысы да «Китап ГТОсы» нормаларын үтәде, ул әдәбият буенча төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт»та 19–20 нче гасыр язучыларын искә төшерергә, «Әдәби юнәлеш»тә классик шагыйрьләрнең шигырьләрен, «Әдәби боулинг»та китап тышлыклары буенча китап авторын һәм исемен белергә кирәк булды. Катнашучылар «Тиз уку» биремендә үзләренең тиз уку күнекмәләрен сынап карады, алар бер минут эчендә матур әдәбияттан өзекләрне укыды. Китапларны үзлектән һәм китапханәче киңәшләре буенча сайладылар. «Детектив» раундында тасвирлама буенча әдәби геройны билгеләргә кирәк булды. «Китап ГТОсы» нормаларын барлык укучылар да уңышлы үтте! Һәр катнашучы уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф алды!

Шулай ук бу көнне китап сөючеләр өчен «Үзең укыганны башкаларга тапшыр!» дигән буккроссинг үтте. Барлык укучылар да мавыктыргыч китап алыштыруда катнашты, ул чараның формасы һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка карата зур кызыксыну уятты. Катнашучылар уку һәм якыннары, дусларына бирү өчен китаплар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: